Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бүләк булса, шундый булсын

Сез сюрпризлар яратасызмы ул? Ә сюрпризларны шаккатыра торганнарын? Үтергически шаккатыра торган танышларыгыз бармы? Мин хәзер андый кешене беләм ‒ ул Татарстанның атказанган җырчысы Айгөл Бариева.

Беләсезме ире Ленарның 50 яшьлек юбилеена нинди сюрприз әзерләгән Айгөл? Ленарның үзенә берни әйтмичә, диңгезгә гаилә дуслары белән берлектә юллама юнәтеп куйган. Таиландка юл тотуларын белгән Ленар сөйгәненең сюрпризына, әлбәттә, шаккаткан. Бүгеннән Айгөл белән Ленар Казанның карлы кышын калдырып, диңгез, кояш, кайнар комда кызынып рәхәтләнә. Менә шулай ул! Шаккатырыйм дисәң, сюрприз ясауда да талантлы булырга кирәк шул. Матур Айгөл төсле!

 

Автор: Гөлнара Җәлилова

http://sahne.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса