Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бизәнмичә йөри күрмәгез!

Артистлар арасында йөз-кыяфәтләренә төзәтмә кертмәгәннәре сирәктер. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да бу хакта инстаграмында язып чыкты.

Дилә биш еллар элек ирененә татуаж эшләткән булган. Керфекләрен дә гел үстереп тора икән. Иреннәрен дә кабартып караган, ул аны контурная пластика дип атый. Эшләтеп карыйсы килгән ‒ эшләткән. Башка әйберләр эшләткәне юк, якын арада эшләтергә планнары да юк. Хәзер бит визаж белән дә әллә ничек итеп матурлап, үзгәртеп була йөзне, ди Дилә. Шул турыда пост язган да, өч фото урнаштырган. Беренчесендә ул макияжсыз, икенчесендә ‒ визажист бизәндергән фото, өченчесендә Дилә үзе бизәнгән. Дилә үзе профессионал бизәндерүе яхшырак дип уйлый. Язылучыларның да фикерен белергә тели ул.

Тормышта Диләне макияж белән күрсәгез, димәк ул берәр съемкадан, чөнки гадәттә ул бизәнмичә йөри икән.

Язылучыларга Диләнең өченче фотосы ошаган, «Бизәнмичә йөри күрмәгез», дигән комментарий да бар.

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса