Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бүген "Әлиф" иҗат төркеме катнаша торган Бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләре билеге булачак

Хәзерге вакытта "Әлиф"челәр 3988 тавыш белән беренче урында баралар.

"Киләчәкнең стереотиплары" дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесенең тавыш бирү нәтиҗәләре бүген сәгать 22:00дә билгеле булачак. Бәйгедә Татарстаннан "Әлиф" иҗат төркеме "Әлиф" спектакле белән катнаша.

Хәзерге вакытта "Әлиф"челәр 3988 тавыш белән беренче урында баралар. Алардан соң 3796 тавыш белән "Буин хан" исемле Мәскәү бию ансамбле бара. Биредә тагын өч бию коллективы катнаша, аларның һәрберсе 2000 кимрәк тавышка ия булдылар.

"Киләчәкнең стереотиплары" федераль дәрәҗәдәге бәйге. Аның максаты - эсперименталь этник музыка һәм бию жанрлары үсешенә мохит булдыру. Ул "Иң яхшы эксперименталь этник музыка" һәм "Иң яхшы эксперименталь этник бию" номинацияләрәнедә алып барыла.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X