Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бүген Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале башлана

Бүген Татарстан башкаласында IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Форум Россия, Европа, Азия, БДБ илләре кинематографчыларын җыячак.

Фестиваль бүләкләре өчен быел 50 фильм "көрәшәчәк". Аның унысы - кыска метражлы нәфис фильм, унысы - озын метражлы нәфис фильм; унысы - кыска метражлы документаль фильм, унысы - озын метражлы документаль фильм; унысы - балалар өчен мульфильмнар. Тамашачылар, моннан тыш, "Беренче дубльдән", "Казахстанда эшләнгән", "СССРдан соң", "Һинд киносы", "Документаль Татарстан", "Татарстанның яшь кинематографчысы көне" программалары кысаларында да фильмнар карый алачак.

Фестиваль ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте теләктәшлегендә уздырыла. Форумны гамәлгә куючылар булып ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан кинематографчылары берлеге һәм "Татаркино" дәүләт мәдәният учреждениесе катнашында Россия мөфтиләре советы тора. Форум быел да "Мәдәниятләр диалогы аша - аралашу мәдәниятенә" шигаре белән уза.

Быел Казанда тугызынчы тапкыр узучы халыкара мөселман киносы фестиваленә 54 илдән 450 дән артык заявка керде. Македония, Сенегал һәм Мальдив утраулары үзләренең кинотасмаларын беренче тапкыр тәкъдим итте. Күпчелек фильмнар - Россия, Иран, Төркия, Франция, Һиндстан, Бөекбритания, Германия һәм Италиядән.

Татарстанлылар тарафыннан конкурс программасында түбәндәге фильмнар тәкъдим ителә: алар - Максим Швачконың "Уен тәмам" кыска метражлы фильмы, режиссер Д.Тархановның "Игътибар үзәгендә - кеше" тулы метражлы фильмы, "Татармульфильм"ның 4 анимацион тасмасы. Гомумән алганда, татарстанлылар фестивальгә 20 фильм тәкъдим иткән. Аларның бер өлеше "Документаль Татарстан" программасында күрсәтеләчәк.

Төп конкурс программасына кергән фильмнарны халыкара жюри бәяләячәк. Анда "Мосфильм" киноконцерны генераль директоры, совет һәм Россия кинорежиссеры, продюсер Карен Шахназаров, кино тәнкыйтьчесе һәм культуролог Вера Лангерова (Чехия), иран режиссеры һәм продюсеры Дариуш Мәхруҗи, сценарист һәм режиссер Камара Камалова (Үзбәкстан), кино тәнкыйтьчеләре Али Коса (Төркия), Людмила Перегудова (Украина), язучы Разил Вәлиев (Татарстан) керде.

Ачылыш һәм ябылыш тантаналары "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узачак. Конкурс кысаларында күрсәтелә торган кинофильмнарны "Родина" кинотеатрында карап булачак. Калган тасмалар «Гранд-синема», «Киномакс» ("Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы), «Мир» кинотеатрларында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтелә. Фильмнар расписаниесе белән www. kazan-mfmk.com сайтында танышырга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250