Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Безгә бик оят иде, куркудан елый башладык"

Рәфинә Ганиуллина үзенең балачак истәлекләрен барлап, күңелендә уелып калган хатирә белән уртаклашырга булган.

"Шундый авыр мизгел иде бу", дип искә ала җырчы."Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтуга өйдә эшлисе эшләр исемлеген язып куер иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китәр иде. Əлбәттә, әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.
Əни кайтты... Өй җыештырылмаган, дәресләр әзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы, әнинең ачуы кабарды. Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип чыгып китте, аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады. Безгә бик оят иде, куркудан елый башладык.
Əни аптырагач, тиз арада үзен кулга алып, бар ачуыннан уклау белән бусаганы төя башлады һәм шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә тартты. Үзе дә үксеп еларга тотынды. Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык. Ул арада әни дә суынып өлгерде, аннары бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык.
Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде. Күргән бер кеше: «Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, фингалны кем куйды?» - дип сорап аптыраттылар", дип уртаклаша Рәфинә.

Фото:Инстраграм

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса