Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Башмагым»да Эльмира Калимуллина җырлаячак

Әлеге проект Казан консерваториясе вокал мәктәбенең тарихына һәм Татарстанда гына түгел, Россиядә дә вокал опера сәнгатен үстерүдә көч куйган күренекле музыкантларга багышлана.


Опера студиясе Казан һәм Санкт-Петербург тамашачысына берничә спектакль тәкъдим итәчәк. Казан һәм Санкт-Петербург консерваторияләре арасындагы тыгыз иҗади бәйләнешнең чишмә башы 1945 елларга барып тоташа.

Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестиваль - Казан консерваториясендә вокал мәктәбе булдырган музыкантларга ихтирам һәм олылау йөзеннән гамәлгә ашырыла. Атаклы җырчы һәм режиссер Нияз Даутовның тууына 100 ел булу уңаеннан басма чыгару да планлаштырыла.

Фестиваль программасында «Сильва», «Ромео һәм Джульетта», «Башмагым» әсәрләре кергән.

Иртәгә, ягъни 12 февраль көнне Салих Сәйдашев исемендәге зур концерт залында фестивальгә старт бирелә. Бу кичтә Җәүдәт Фәйзинең музыкаль «Башмагым» комедиясе тәкъдим ителәчәк. Әлеге куелыш милли колориты белән генә түгел, ә анда катнашучылар коллективы белән дә кызыклы һәм игътибарга лаек. Музыкаль әсәрдәге образларны Филюс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рузил Гатин, Артур Исламов, Рөстем Асаев, Илюса Хуҗина, ә Җиһан партиясен - «Голос» проекты финалисты Эльмира Калимуллина бакарачак.

"Татарстан-Яңа Гасыр"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250