Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бар дөнья сезнең яклы!

Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы, «Җомга» тапшыруы авторы һәм алып баручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Сабирҗанованың иҗат кичәсе гөрләп узды.

«Нефтьче» Мәдәният сарае сәхнәсендә ул иҗатташ дуслары һәм тугры тамашачыларыннан җырлы һәм җылы котлаулар кабул итте.

«Ромашкалар» Нәфисә Сабирҗанованыкы, «Ирләр» дә, «Ак хыяллар» да, «Дөнья безнең яклы»... тагын 100 гә якын җыр. Барысын да танылган эстрада йолдызлары һәм үзешчән артистлар башкара. Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Элвин Грей, Салават-Гүзәлем... Исләдегезме, җырларны бер көнлек түгел, халык кабул итә торган җырчылар башкара! Исемлекне тагын да дәвам итәргә була, ләкин бүген сүзем алар башкаручы җырлар авторы турында. «Ромашкалар»ны гына алыйк, бу җырны ишетмәгән, мыек астыннан көйләмәгән кеше бар микән?! Көзге каршына кулына «тарак-микрофон» тотып җырлаучы бәләкәчләрдән алып, һәр концертта, мәҗлесләрдә үзешчән артистлар башкара, Гүзәл Уразованың исә иң танылган җырына әверелде, «визит карточкасы» дип тә өстик әле, урынлы бит?!

Сәләтле кеше, чын талант беркайчан да «мин» дип күкрәк киереп йөрми, ул нәкъ Нәфисә ханым кебек сабыр, җыйнак, тыйнак була. Фамилиясе дә «Сабыр» дигәнне аңлата дип бик дөрес әйтте алып баручылар. Холкы белән Нәфисә ханым һәр нәрсәдә матурлык күрүче, нечкә күңелле, йомшак, хыялый да, романтик та. Аның шигырьләре дә күңелгә үтеп керерлек, тормышчан. Беркемне кабатламый, үз сүзе, үз каләме. Олпат шәхесләр үстергән Актаныш кызы, ярларыннан ташып аккан Агыйдел кызы бит ул! Актыр шуңа уйлары да.

Иҗат кешесе әллә каян килеп чыкмый. Үзе туып үскән, яшел чирәмле, саф сулы, куе урманлы туган як табигате, аның матурлыгына соклану, гүзәлеккә омтылу канат куя, рухландыра кешене. Әти-әни нигезе, киң тугайлар, үзәнлекләр, әрәмәлекләр, хәтта бәрәңге бакчасы да күңелләрне җилкендерә, ышаныч куя. Җылы хатирәләр, милли моңнар шәхес әзерли. Ямьне тоярга, илаһи көчне күрергә, хыяллана белергә һәм тырмашып тырышырга гына кирәк. Нәфисә ханым кебек. Аның белән якташлары хаклы рәвештә горурлана. Иҗат кичәсенә ерак араларны якын итеп килгән Актаныш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров Нәфисә Сабирҗанованың уңышларына сөенүләрен, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова зурлауларын җиткерде. «Татнефть» компаниясенең матбугат үзәге хезмәткәре Илшат Миңгәрәев аны Саҗидә Сөләйманова, Энҗе Мөэминова, Клара Булатовадан дилбегәне кабул итеп алучы дип билгеләде.

Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары белән берлектә оештырылган иҗат кичәсендә Нәфисә Сабирҗанованың төрле юнәлештәге эшчәнлеге, иҗаты чагылды. Ул шагыйрә дә, композитор да, журналист, җәмәгать эшлеклесе, зәңгәр экран йолдызы, җырчы, лирик, физик, болар өстенә сөекле тормыш иптәше, ягымлы әни, ышанычлы хезмәттәш, яхшы

дус... Ышанычлы терәге, гомер юлдашы, алтын баганасы Равил әфәнде, улы Наил аны күкләргә күтәрә, яшәтә, көч бирә, илһамландыра.

Бәйрәм кичәсе тулаем Нәфисә Сабирҗанова иҗат иткән җырлардан торды. Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Рината Тэй, Рафаэль Якупов, Валентина Исламова, Зиннур Сафиуллин, Зилә Саримова, Рәйлә Маннанова, Мәдинә Гайнуллина, Луиза Якупова, «Заман» төркеме һәм башка сәхнәдәш дуслары Мәдәният сараен гөрләтте, экран аша эстрада йолдызлары юбилей котлауларын яңгыратты. Нәфисә Сабирҗанова үзе сәхнәгә көттереп кенә чыкты, аны күрергә зарыгып утырган зал бәйрәм героен көчле алкышларга күмеп каршылады. Ә ул чыкты да «Дөнья безнең яклы» дип җырлап та җибәрде. Әйткәндәй, Рината Тэй башкаруындагы әлеге җыр узган ел «Болгар» милли премиясенә дә лаек булды.

Тамашачы зурлады үзен! Сәхнәгә катлы-катлы булып тезелгән чиратны күптән күргән юк иде. Шәһәрдәге бик күп концертлар, иҗат кичәләре шаһиты буларак әйтәм моны. Бөтенесенең кулында затлы чәчәкләр, бүләкләр... Ярата халык аны, үзен, иҗатын, матур сүзен ярата! Үз җырын бераз үзгәртеп әйтсәк, «Бар җиһан аны хуплый». Дөнья сезнең яклы, Нәфисә апа!

Фото:Артур Мәгъсүмов

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса