Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Азат белән Зөһрәгә Илһам абый башкода булган"

Ул көнне тамаша залы гармун моңнарына күмелде. Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов үзенең гомер бәйрәмен сәхнәдәш дуслары белән филармония сәхнәсендә билгеләп үтте. Элек үзләре белән бер төркемдә эшләгән һәм Азат көйгә салган җырларны башкаручы яшьләр катнашты анда.

Тамашачы Азат Хәлимов җырларының  бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле булуына тагын бер мәртәбә инанды.   40 елга якын Тукай исемендәге филармониядә хезмәт куйган музыкантка халыкның хөрмәте–аларның  алкышларыннан да күренде. Заманында Илһам Шакиров,Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова, Эмиль Җәләлетдинов кебек күренекле җырчылар Азат Хәлимовның гармун моңнарына кушылып җырлаган. Сәхнәдә милли киемнәрдән чыгыш ясаган, һәрвакыт тыйнак һәм  мөлаем булган Азат Хәлимовны бүген дә еллар әлләни үзгәртмәгән. 

Сәхнәдә  ул уйнамаган уен коралы бик сирәк. Барлык төрле гармуннарда, тальянда, фортепьянода, балалайкада, гитарада уйный Азат. Чын музыкант әнә шундый булырга тиештер ул. 

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтем бик  туры килә аңа. Шәхси йортларына аяк басканчы ук, әлеге гаиләдә музыкант яшәве әллә каян күренеп тора. Заманында хатыны, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина беренче булып җырлаган “Тала, тала беләгем” җырының ноталары  рәшәткәләрдә урын алган. Үзләренә кунакка килгән һәркем, ишек алдында ук  алар тудырган матурлыкка хозурланмый калмыйдыр.

Бу очрашуыбызда танылган музыкант, баянчы Азат Хәлимов белән без аның үткәннәре хакында сөйләшеп алдык.

−  Азат Хәлимов дигән музыкантны тамашачы 80нче еллар башында ишетә башлады. Сине сәнгать дөньясына алып керүче кем булды?

− Минем әти бик матур җырлый иде. (Ул озак еллар табиб булып эшләде). Әни башта педучилище тәмамлаганлыктан, фортепьянода яхшы уйный торган иде. Ул мине дә уйнарга өйрәтте. Аннары Яшел Үзәндәге музыка мәктәбенә баян классына бирделәр. Балачакта мин теләсә кайсы көйне нотасыз гына уйный идем. 14 яшемдә пионерлар лагеренда эшләп, беренче хезмәт хакын да алып кайттым. Сәнгатькә тартылуымда, һичшиксез, әнинең роле зур булды.

− Әгәр бүген әти-әниең исән-сау булса, юбилееңда ниләр әйтерләр иде икән?

−  Минем өчен сөенерләр иде, иң матур теләкләрен җиткереп:”Йөзебезгә  кызыллык китермәдең”, − диярләр иде, чөнки мин әти-әни куйган таләпләрне һәрвакыт үтәргә тырыштым. Әни рус теле һәм әдәбияты укытучысы булганлыктан, мәктәптә яхшы укуымны гына таләп итте. Минем өчен “4”ле билгесе начар кебек тоела иде. Шуңа күрә, уку йортларында да яхшы билгеләренә генә укыдым. 

− Консерватория тәмамлаган музыкантны Тукай исемендәге филармониягә яратып кабул иткәннәрдер, чөнки үзеңне шунда ук Илһам Шакиров кебек танылган җырчы бригадасына алганнар. Зөһрә белән кавышуыгызга да аның  йогынтысы булган түгелме әле? 

− Зөһрә Илһам абый бригадасында эшли иде. Мин шунда урнашкач, Үзбәкстан якларына гастрольләргә киттек. Илһам абый безгә: “Бер-берегезне югалтмагыз”,−дип алдан ук әйтеп куйды. “Әгәр өйләнешсәгез, фатир алырга ярдәм итәм һәм 1мең сум акча да бирәм”, дигән иде. Ләкин фатир да, акча да булмады, шулай да Зөһрәле итте.  

− Азат, син оста музыкант, аранжировка ясаучы гына түгел, җырлар да язасың. Иҗатка тотынуың җырларга кытлык булуданмы ул?

− “Болгар” ансамбленә болгарлар турында җыр кирәк иде. Аның сүзләрен Гөлшат Зәйнашева язып бирде. Беренче җырымны тәүге тапкыр Зөлфәт Хәким башкарды. СССР вакытында аны телевидениенең 1нче каналыннан да тапшырдылар. Шуннан соң башка җырлар туды.  Аннары җырчылар сорап ала башлады. 

−  60 −70нче елларда татар эстрадасының үзебезгә генә хас милли йөзе бар иде. Бүгенге көндә ул йөзен югалтты. Бу − бер көнлек җырлар пәйдә булуданмы, әллә башка сәбәптәнме икән?

− Ул “модалы формат” базар мөнәсәбәтләрендә  Россиядәге бөтен милләткә дә кереп китте. Андыйлар берничә ел яңгырый да юкка чыга. Элекке композиторларның җырлары классикага әйләнде. Сәнгать советлары булмау да, теләсә нинди җыр башкаруга юл ачты. Безгә, җырларда үзебезнең милли йөзебезне саклап калырга кирәк.

− Азат, бүген халык җырларын үзгәртү белән мавыгалар. Музыкант буларак моңа мөнәсәбәтеңне беләсе килә.

−  Күп җырларыбызга джаз элементлары кергән. Аранжировкаларда миллилек юк. “Үзгәреш җиле” өчен халык җырларын үзгәртергә кирәкми, дип уйлыйм мин. Аның өчен махсус көйләр, махсус текстлар булса, отышлырак булмасмы икән?  Аранжировкаларда милли уен коралларын күбрәк куллансыннар иде,− дигән теләк бар. Яхшы аранжировка ясаучыларны үзебездә булдырырга кирәк (бәлки читтә укытыргадыр). Аның өчен заманча студия булса,әйбәт булыр иде. 

- Бүгенге көндә Казанда музыкант өчен иң кирәкле уен коралы булган гармуннарга да кытлык  бит әле. Гармуннарның үзебездә эшләнгән чаклары да бар иде, югыйсә.

− Бу бик зур проблема. Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккинин, Фәйзи Садыйков, Рәшит Мостафин, Рөстәм Вәлиев  традицияләрен югалтмас өчен вак гармуннарны да үзебездә ясый башласыннар иде. Гармун ясау остасы бездә берничә генә калды. Мәсәлән, Италиядә гармун фабрикалары бар, ләкин анда уен кораллары кыйммәт. Үзебездә шундый  цех булса, һәр баянчы, гармунчы ул уен коралларын сатып алыр иде. 

− Гармунчы кеше төрле гармуннарны үзендә булдырырга тырыша. Аларны җыю белән мавыга...

− Вак гармуннарга  һәрвакыт кытлык булды. Төрлесеннән тупларга теләсәм дә,  миңа 6-7 гармун белән генә чикләнергә туры килде.

− Сезнең гаиләдә  Зөһрәнең  дә җырчы гына түгел, баянчы да икәнен күпләр белмидер дә. Улларыгыз үскәндә, сездән күреп, берәр уен коралында өйрәнмәдеме?

−  Әйе, Зөһрә яшь чагында, Сармандагы музыка мәктәбенең баян классын тәмамлаган. Улларыбыз Ринат та,Булат та гитарада уйный. Ләкин алар сәнгать юлын сайламадылар.

− Улларыгызның дәрәҗәле урыннарда эшләгәнен дә беләбез. Аларны чит телләр өйрәнүләрен үзегез максат итеп куйдыгызмы?

− Зөһрәнең теләге буенча аларның икесен дә  2нче лицей - интернатына укырга бирдек. Алар тырыш булды, бер-берсеннән үрнәк алып укыдылар. Икесе дә грант отып, чит илләрдә югары белем алдылар. Төрек, инглиз телләрен яхшы беләләр. 

− Оныкларыгызның нинди һөнәрләре бар?

 − Олысы Риана  - бию түгәрәгенә йөри, җырларга ярата. Айлинәгә ике яшь кенә булуга карамастан, апасы белән биеп йөри.

− Эшеңнән тыш, ниләр белән шөгыльләнәсең?

 − Өебездән чыгуга, урман башлана. Көз айларында  шунда гөмбә, җиләк  җыярга яратам. Балык тотарга йөрим. Ишек алдындагы теплицада кыяр, помидор үстерәм. Ял көннәребез  балалар, оныклар белән уза. Алар −  безнең куанычыбыз.

 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X