Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Айсылу Габдиновадан телне йотарлык өлеш рецепты

Айсылу Габдиновадан телеңне йотарлык өлеш рецепты.

Айсылу Габдинованың иң яраткан ризыкларыннан берсе ‒ өлеш. Ул өлеш пешерү рецепты белән үзенең иснтаграмында уртаклашты.

«Камырны 250 грамм каймак, 100 грамм ак май, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып ясыйм да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык итен, бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турап, тоз, борыч өстим.
Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп, җәям һәм эчлек салам. Ә өлешнең тәмле булып чыгуының сере - эчлек эченә мул гына итеп ак май салып чыгарга кирәк! Менә шул вакытта ул коры булмый, ә телне йотарлык тәмле чыга. Камырны ябыштырабыз һәм 200 градуслы мичтә ярты сәгатьләп пешерәбез».

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса