Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли

Айдар Галимов бүген Уфадан Илһам Шакиров белән хушлашу, баш ию өчен килгән.

Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Илһам Шакировның китүен җырчыларның ятим калуына тиңли. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә бөек җырчы белән хушлашу мәрасиме башланыр алдыннан әйтте.

Айдар Галимов бүген Уфадан Илһам Шакиров белән хушлашу, баш ию өчен килгән.

"Илһам абый фидакарь эшләп бик зур мирас калдырды. Без җырчылар үзебезне бер яктан ятим калган кебек хис итсәк, икенче яктан бик зур җаваплылык өстәлә. Без аның эшен тиешле дәрәҗәдә дәвам итәргә тиешбез", диде Айдар Галимов.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында бара. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Илһам Шакиров белән хушлашуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.

 

Фото: Рамиль Гали,архив/Александр Эшкинин

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса