Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Авылым йолдызлары” зур концертка әзерләнә

Мин шушы көннәрдә районыбызның иң матур авылларының берсе Габдрахманның мәдәният йортына кунакка барып кайттым. Шау-гөр килеп "Авылым йолдызлары" ансамбленең юбилеена зурлап әзерләнгән чакка туры килдем. Тирә-якка моң таралган, матур биюләр, җырлар, "Сәрвиназ" ансамбле - сәхнә "яши". Менә дигән концерт булырга тиеш ул. Кайчан, кайда икәнен мин сезгә хәзер бәйнә-бәйнә сөйләрмен...

Тын калып калам карап торам: "Сәрвиназ" фольклор ансамбле ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Икътисамовның дәртле баян моңына кушылып, җыр суза... директор Сәрия Лукошкова сценарий өстендә эшли, складта костюмнарны барлыйлар, икенчеләр сәхнә бизәлешен күзаллау белән мәшгуль - барысына да эш җитәрлек. "Көн дә репетиция, көн дә зур-зур эшләр, һәммәсе дә яхшы узар дигән теләктә калабыз" - дип миңа да игътибар юнәлтте Сәрия Шәяхмәтовна.

Чыннан да зур вакыйга көтелә. "Авылым йолдызлары" бай тарихлы, мактауга тиң ансамбль. Аның башлангычында авылыбызның хөрмәтле ханымнары тора: укытучы Зәкия апа Әхмәдиева, Гөлсем апа Минһаҗева, Тәслимә апа һәм Венера апа Рәфыйковалар һ.б. 30 ел буена авыл халкын гына түгел, төрле шәһәрләрдәге халык үзешчәннәре бәйгеләрендә, чит илләрдә уздырылучы фестивальләрдә катнашып диплом, грамоталарга ия булган ансамбль бит ул! Мари-Эль, Волгоград, Екатеринбург, Түбән Новгород, Төркия, Ташкент, башкалабыз Казан - кайларда гына даны таралмаган ансамбльнең. Алга таба да аларга шундый темпта эшләп, авыл халкын сөендереп, бәйге-фестивальләрдә катнашырга язсын. Сәнгать сөючеләр исә 8 декабрьдә авыл мәдәният йортында "Авылым йолдызлары"ның зур концертында аларның 30 еллык иҗат мизгелләрен күзәтә алачак.

Айдар ГАЗИЗУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса