Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт-программасына син дә кушыл!

“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт-программасы командасы туган шәһәренә битараф булмаган һәм аның үсешенә үз өлешен кертергә теләге булган волонтерлар җыю турында игълан итә.

Алар «Минем шәһәр, минем урам» мәгърифәтчелек программасы чараларын үткәрүдә һәм велоэкскурсияләр оештыруда ярдәм итәчәк.  Шулай ук Россия, Аргентина, Испания, Италия, Украина рәссамнары белән бергә яңа арт-объектлар булдыруда да катнашачаклар.

Волонтерларны яңа танышулар һәм оештыручылардан шәп бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен, берничә сорауга җавап биреп, Google формасын тутырырга кирәк булачак.

28 июньдә көнне  18.00 сәгатьтә «Кванториум» балалар технопаркында зур иҗади командага кушылырга теләүчеләр белән очрашу узачак.

Теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк булачак. https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSc4SzuIavccffYCtjMzY7nUMPRz55hbSQ3AxlMvYRB9Ep2_9A/viewform.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса