Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алсу үзенең балаларын татар теленә өйрәтмәячәген әйтте

Күптән түгел генә “Россиянең атказанган артисты» исеменә лаек булган җырчы Алсу, декрет ялыннан соң, 10 ноябрьдә, Казанда концертын куйды.

Концерттан соң җырчы үзенең иҗади планнары турында сөйләгән һәм гаиләдә татар телен саклау турындагы сорауларга җавап биргән.

— Кызганыч ки, үз балаларымны мин татар теленә өйрәтмим. Үзем дә туган телемне көнкүреш куллану дәрәҗәсендә генә беләм. Ансы да һәр җәй саен авылга кайтып, әби-бабайлар белән аралашудан гына сакланып калган. Шулай да гаиләбездә кайбер традицияләр саклана, өебездә еш кына татар ашлары пешерәбез, — дип сөйләгән Алсу.

Алсуның элегрәк чыккан, татар халык җырларын җырлаган татар альбомы да бар. Җырчы әйтүенә караганда, ул альбом да аларның өендә еш яңгырый һәм балалары — Сафина һәм Микелла еш кына үзләре дә сүзләрен аңлап бетермичә шул көйләрне көйләп йөри.

— Мәскәүдә яшәгәч, татар теле өйрәнү мөмкинлеге дә кирәге дә юк, — ди Алсу.

Әлеге әңгәмәдә Алсу киләсе ел башында яңа рус телле альбомы чыгачагын да анонслаган.

Чыганак: АиФ

Алсуның татар җырчысы булуы яки булмавы турындагы бәхәсләр элек тә бар иде.

Ә сезнеңчә татар җырчысы булу ул нәрсә?

 

Фото:http://www.instagram.com/alsou_a

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X