Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алсу Фазлыевадан өйдә шашлык ясау рецепты!

Өйдә шашлык пешергәнегез бармы? Булмаса, хәзер тәмле итеп өй шашлыгы ясарга өйрәтербез! Бик гади һәм җайлы шашлык рецепты белән Алсу Фазлыева уртаклашты.

Кирәк булачак:

тавык түшкәсе;
бер кашык майонез, яки сметана;
бер кашык кетчуп;
соя соусы;
тоз;
шашлык өчен махсус таяклар (һәрбер кибеттә сатыла).

Тавыкны шакмаклап турыйсыз. Иткә кетчуп, майонез яки сметана, соя соусы һәм тоз салып болгатасыз. Әзер итне ярты сәгатькә читкә алып куясыз. Шул арада болгар борычын турыйсыз. Вакыты килеп җиткәч, ит белән борычны бераз томалап аласыз. Ит белән борычны бер-бер артлы тезеп духовкага пешәргә куясыз. Ләкин шуны истә тотыгыз: шашлыкны духовкада 15-20 минутка кына тотасы, күпкә китсә, корырак булачак.

Шашлык әзер булгач, аны булгур, яки башка төрле гарнир белән өстәлгә куйсагыз була. Тәмле булсын!

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм 

http://sahne.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса