Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алмаз Мирзаянов 20 гә дә риза

Нәфис сүз остасы һәм җырчы Алмаз Мирзаянов бу көннәрдә Башкортстан районнары буенча гастрольләр белән йөри.

4 ноябрь көнне Илеш районы Югары Яркәй авылында артист алтмыш тамашачыга концерт куйган. Әмма, концертка килер алдыннан оештыручылар Алмазга егерме билет кына сатылган, дип хәбәр иткән булганнар.

Тик чын артист кешегә аз халык булу концертка бармау өчен һич сәбәп түгел, артист тамашачыларына яңа программа тәкъдим ителәчәген белдереп, юлга чыгып китә. Һәм килешенә артистны шатлыклы яңалык көтә - 20 кеше урынына 60 тамашачы! «Информацион ярдәм күрсәткән дусларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, төркемебезнең артистларына һәм хөрмәт итеп килгән тамашачыларга зур рәхмәт», - дип яза артист Инстаграм тасмасында.

Комментарийларда тамашачылар Алмазга мактау сүзләре калдырган һәм алдагы концертларында тулы заллар теләп калганнар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм 

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса