Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Алия Карачурина шәп яңалык вәгъдә итә

Әллә кияүгә чыгамы? Ришатка булса ярар иде...

Популяр җырчы Алия Карачурина инстаграмына имеш-мимешләр тудырырлык пост урнаштырган. Алия укучыларын тиздән шатлыклы хәбәр белән сөендерәчәген игълан итте.
Ул тамашачыга: «Ничек уйлыйсыз, нинди яңалыклар белән Сезне сөендерәчәкмен?» - дигән сорау бирә.

Күрәсең, күпләр аның кияүгә чыкканын көтәдер. Язма астында: «Син кияүгә чыгасың?», «Бәби көтәсеңме әллә?» - дип язганнар. Хәтта Ришат Төхвәтуллин белән туй уздырачакларын юрыйлар.

Кияүгә чыгудан тыш, тамашачы Алиядән яңа җырлар, клиплар һәм сольный концерт көтә. Әлегә артист нәрсә әзерләгәнен сер итеп саклый.

Фото: Инстаграм

Автор: Ризида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса