Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

2012 нче елның Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары билгеле

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Язучылар берлеге һәм "Татнефть" ААҖнең уртак карары нигезендә 2012 нче елның Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары билгеләнде.

Алар - "Җиңел юл авырлыгы" китабы өчен (Татар китап нәшрияты) Сәйдә Зыятдинова (Казан), "Зирәк булу кирәк" китабы өчен Мөҗаһит Әхмәтҗанов (Мөслим), "Күңел ашкынуы" китабы өчен Гөлзадә Әхтәмова (Алабуга).

Моннан тыш, әдәбият сәнгатендә уңыш казанган 10 студент Сөләйманова стипендиясенә лаек булдылар. Алар арасында Әлмәт дәүләт нефть институты укучысы Гүзәлия Митаева һәм Әлмәт политехника техникумы студенты Рузил Ихсанов та бар.

Бүләкләү тантанасы 30 октябрьда Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250