Әлмәт таңнары

Үзмәшгульлекнең «+»лары күп

Үзмәшгульлекне үз итүчеләр саны артканнан-арта. Әлмәттә дә андыйлар шактый. Шәхси эшмәкәр булып теркәлмичә эшчәнлек җәелдерү мәшәкатьсез дә, отышлы да. Шулай да аларны сагайтучы ялган карашлар да бар. Күптән түгел бер төркем үзмәшгульләр бер мәйданга җыелып, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне тикшерде, хокуклары турында мәгълүмат алды.

Социаль челтәрләрдә танышлардан да бигрәк көн саен дуслыкка кертүләрен сорап, хәбәр юллаучыларның күбесе теге яки бу эш-гамәлне үзләштереп, акча эшләүчеләр – пешекчеләр, табигый косметика җитештерүчеләр, чәчтараш-визажист-тырнак ясаучылар, репетитор, тамада, дизайнерлар. Исемлекне биз озак дәвам итәргә булыр иде. Бу көнне очрашуга килүчеләрне дә зал көч-хәл белән сыйдырды. Бүген теләге булган һәм кулыннан килгән һәркем рәхәтләнеп үзмәшгуль була ала. Акча эшләү өчен мөмкинлекләр, клиент эзләү өчен мәйданчыклар да күп хәзер. Аеруча декрет ялындагы әниләр керемле яңа шөгыль булдыру юнәлешендә иң активы. Очрашуга Казаннан ук килгән «Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәге»нә нигез салучы кызлар – Юлия Райнвайн белән Лиана Пахарева да шундыйлардан. Бала карау чорында алар күңелләренә хуш килгән шөгыльне үзләштереп, шактый үсеш ала. Хәзер исә үзәк булдырып, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, бизнесны үстерү серләрен җиткерә, иң мөһиме, күпләрне куркытып торучы рәсми эш-мәшәкатьләрнең нечкәлекләрен бәян итә. Мәсәлән, быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән «Һөнәри керемгә салым» пилот проекты күпләрне шүрләтә. Әмма бу отчетлар язып тапшыруны да, кәгазь боткасын да күзалламый. Әлеге махсус салым режимы хезмәт килешүе мәсьәләләрен рәсмиләштерүне җайга салуда булышыр дип гамәлгә кертелгән. Ул үзмәшгульләрнең юридик статусын шәхси эшмәкәрләрнекенә тиңли. Димәк, эшне социаль челтәрләрдә дә җәелдерергә, рекламалар ясарга мөмкин, ягъни рәсмилек булган очракта эшчәнлек законсыз саналмаячак. Моннан тыш, бизнес вәкилләренә ярдәм итү йөзеннән программалар, грантлар оту мөмкинлекләре дә бар. Эшне рәсми теркәү өчен салым органнарына барып йөрүнең кирәге юк, моны бары тик «Минем салым» мобиль кушымтасында гына башкарырга була.

Пенсия фондына акча күчерү исә һәркемнең үз хокукында. Касса булдыру да кирәк түгел. Үзмәшгульләрнең вакыты, теләге булып та, финанс ягыннан авырлыклар булган очракта ул ярдәмгә өмет итә ала, бу исә заказлары да, кереме да артачак дигән сүз. Ә менә эшләү һәм ял итү чорын һәркем үзе хәл итә. Мөмкинлекләр һәм шартлар начар түгел. Район башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләгәнчә, җитәкчелекнең бурычы – үз бизнесларын башларга теләүчеләргә ярдәм итү, аларда ышаныч булдыру. Үзмәшгульләргә бары тик эшчәнлекләрендә хокук бозуны булдырмыйча эшләргә генә кала.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: