Әлмәт таңнары

"Зил" астында калган бала савыга!

Бу очракны могҗиза дими ни дисең инде!

Сибайда җәяүлеләр өчен юлдан велосипеды белән чыгып барган 8 яшьлек Нургизне автоцистерна бәрдерүен видеодан күреп күпләрнең коты очкандыр. Тәгәрмәчләр астында калган бала шундук үләргә тиеш иде. Ләкин ул исән була һәм дәваханәдә комага китә.
Һәм менә яңалык. Бала һушына килгән. Ул гына да түгел, гомум палатага чыгарылган. Бүген инде ул үзе белән ни булганын аңлап, шушы хәлне анализлап ята. "Нигә ул алай эшләде? Мин бит кагыйдә бозмадым", - дип аптырый ди. Үзе шылт иткән тавыштан да курка икән.
Нургизнең әнисе табибларга нык рәхмәтле. Алар кирәк булган бөтен эшне дә башкара. Авариядә гаепле водитель исә баланы тернәкләндерүгә кирәк булган акчаны бирергә әзер ди.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: