Әлмәт таңнары

Зифа Кадыйрова: "Татар китабына реклама җитми"

"Бүгенге көндә нинди китаплар чыкканын да белмибез", - диде язучы.

Язучы Зифа Кадыйрова, бүгенге көндә татар китабын халыкка таныту өчен, реклама ясау кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бездә китапка реклама юк. Гүзәл Яхинага Россия дә, Татарстан да реклама бирә. Ә безнең язучыларга шундый реклама биргәннәре бармы? Аларга мондый игътибар бөтенләй тәтеми. Без хәтта нинди китап чыкканын да белмибез. Ә үзебез 350 язучы бар дибез. Ел саен ниндидер китаплар чыга тора бит”, - диде Зифа Кадыйрова.

Аның сүзләренчә, китапка реклама ясауның бер юлы – ул халык белән очрашулар уздыру.

“Минем әдәбиятка килгәнемә ун ел. Шуның сигез елын мин халык белән очрашуларга йөргәнмен. Барлыгы 160 очрашуда булганмын”, - диде ул.

Зифа Кадыйрова фикеренчә, халык белән очрашуларны Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырса, язучыларның китабына реклама да булыр, шул ук вакытта китабы да сатылыр иде.

  • Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкорстанның Учалы районы Ахун авылында туган. “Көтеп узган гомер”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары бар. 2010 елда Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” китабы Татарстанда “Иң күп укылучы” китаплар арасында икенче урынны яулады.

Фото:https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: