Әлмәт таңнары

Үзебезгә нәрсә генә кала?..

Киләчәктә азык-төлек кыйммәтләнергә мөмкин.

2025 елга илдә азык=төлек куллану кимергә мөмкин. Белгечләр моны Русиядә игълан ителгән импортны алмаштыру һәм экспортны арттыру буенча гомумдәүләт проектын тормышка ашыру белән аңлата.
Илдә биш ел дәвамында азык-төлек җитештерү 15 процентка, ә экспорт 2,2 тапкыр артырга тиеш. Ә мондый үсеш өчен средстволар җитәрлек күләмдә каралмаган. Бу хәл эчке базарда азыкның бәясе үсүгә китерәчәк.

Экспортны үзебезнең авыздан өзү исәбенә генә арттырырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән Е. Т. Гайдар исемендәге Икътисади сәясәт институты экспертлары.
Бу хакта РБК язып чыкты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: