Әлмәт таңнары

Заяга узмаган гомер

Шәһәребездә генә түгел, туган ил тарихында 50 ел гомерен бер мәктәпкә багышлаган затлар сирәктер ул. Әгәр 25 елы мәктәп директоры вазифасында булуын да исәпкә алсаң, гомумән, шаккатырлык. Бүгенге мәкаләбез М.К. Таһиров исемендәге 1 нче урта мәктәптә укучылар һәм укытучылар коллективында 70 яшьлек юбилеен каршылаучы, күпсанлы бүләкләр иясе, Хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, Мәгариф отличнигы Әлфис Хөсәен улы Хуҗин турында.

Сугыштан соңгы авыр еллар... 1949 елның көзге салкын ноябрь аенда Камы-Елга авылында Камәрия апа белән Хөсәен абыйларның ишле гаиләсендә бөтерчектәй җитез, искиткеч тере, шук малай дөньяга килә. Әлфис исемле бу малай гаиләдәге башка балалардан зирәклеге, зиһенлелеге белән аерылып тора. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Мәктәптә, районда узган бер генә спорт ярышы да аннан башка узмый. Камы-Елга мәктәбендә башлангыч, Бишмунча авылында сигезьеллык мәктәптә белем алганнан соң егетне язмыш җилләре Әлмәт шәһәренең 1 нче урта мәктәбенә алып килә. Спортка булган омтылышы аңа һич тынгылык бирми. 1967 елда ул яңа гына ачылган физкультура техникумына укырга керә.

Яшь белгечне мәктәп коллективы кочак җәеп каршы ала. Мәктәпнең ул вакыттагы директоры Фатыйх Каюм улы Каюмовның үткен күзләре егеттә җитәкче булу талантын күрә һәм бер дә ялгышмый. Армия хезмәте үтеп кайткан егет аның киңәшен истә тотып, читтән торып югары белем ала. Бераздан белем дигән дәрьяда горур йөзүче 1 нче мәктәп корабының штурвалы артына үзе баса. 25 ел дәвамында тормыш диңгезендә нинди генә авырлыклар очрамасын, сәләтле укытучы, талантлы директор мәктәбенә җил-яңгыр тидермичә алга йөзә.

Әлфис Хөсәен улы җитәкләгән чорда мәктәп тагын да зурая, төзекләнә. Элекке чор укытучыларына алмашка тәҗрибәле яшь буын килә. Директор һәр укучының, укытучының тормыш-көнкүрешен, гаилә хәлләрен белә. Көн саен иртән бөтен сыйныфларны урап, коллегаларының хәлләрен белешүне, авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузуны үз бурычы итеп саный.

Әлбәттә, аңлап, бөтен башлангычларыңны хуплап, эшләргә көч-дәрман биреп торучы гаиләң булмаса, тормышта бик авырга туры киләдер. Әлфис Хөсәенович исә нәкъ менә шундый гаиләсе булу белән бәхетледер. Тормыш иптәше Лилия Габбасовна да (озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли), кызы Алия дә гаилә башлыгының һәр уңышы өчен куанып гомер кичерәләр.

Әлфис Хөсәенович легендар директорлар М.К. Таһиров, Ф.К. Каюмовларның лаеклы дәвамчысы. Коллективны бер гаилә итеп туплап, барча авырлыклардан саклап, хезмәттәшләренең тирән ихтирам-хөрмәтенә ирешә. Үтә дә зур көч таләп итә торган директор вазифасы белән бергә гомере буе физкультурага тугры кала. Ел да мәктәптә уздырылучы спорт чараларын, ярышларын башлап йөрүче дә, укучыларны җыеп табигать кочагына ял итәргә алып чыгучы да ул. Әле хәзер дә яшь коллегаларына ярдәмгә әзер тора элекке директор.

100 еллык тарихы булган мәктәп диварлары артында 50 ел гомер 1 көн кебек сизелми дә узып киткән. Ярты гасыр дәвамында һәр көн иртән укучылар янына ашкынып чыгып киткән укытучыга бар да таныш, бар да якын: мәктәпкә илтә торган юл да, тезелеп киткән агачлар да, мәктәптәге һәр сыйныф, һәр тәрәзә дә. Еллар эзсез узмаган. Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган Әлфис Хөсәеновичның да чәчләренә чал кунган. Әмма алар аны һич кенә дә картайтмый, ә өлкән мөгаллимгә тагын да җитдилек, олпатлык өсти кебек.

 

Рәсимә Фәрдиева,

мәктәп директоры һәм коллектив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: