Әлмәт таңнары

Заворотнюкны дәваханәдән чыгарганнар...

Актриса Анастасия Заворотнюкны Мәскәүнең "Европа медицина үзәге" клиникасыннан чыгарганнар.

Ул анда соңгы айда дәвалану үтте. "Mash" мәгълүматлары буенча, Заворотнюкка ОМС буенча хезмәт күрсәтүне һәм стационарда дәвалау чараларын тәмамлаганнар.

Шулай да Анастасиянең дәваханәдән чыгарылуы аның терелүен аңлатмый. Ул медицина учреждениесеннән берничә көн элек киткән, әмма хәле һаман да авыр. Туганнары Заворотнюкны башка дәваханәгә күчерергә карар иткән.

Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чараларында актрисаның үлеме турында хәбәр чыкты. Заворотнюкның концерт директоры Марина Потапова бу имеш-мимешләрне кире кага.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: