Әлмәт таңнары

Заворотнюк йөри алмаячак...

Анастасия Заворотнюк өч айдан артык тернәкләндерү үзәгендә кала. Хәлендә әллә ни үзгәреш сизелми.

Telegram-канал мәгълүматы буенча, баш миенең сул як ярымшарында шеш булу сәбәпле, аның патологиясе үсә.
Анастасиянең уң кулын паралич суккан булган, хәзерге вакытта исә бөтен уң ягы хәрәкәтсез калган, дип хәбәр ителә. Хәрәкәтсез өлеш инде савыкмаячак, ди белгечләр.

Әле Заворотнюк коляскада гына хәрәкәт итә. Артистны чиратлап әнисе һәм ире Петр Чернышев карый, диләр.

Фото:Инстаграм

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: