Әлмәт таңнары

Заворотнюк белән хушлашкач, дачасын саткан...

Сергей Жигуновның Анастасия Заворотнюк белән бергә бәхетле мизгелләр үткәргән йортны башкача күрәсе килми.

“Моя прекрасная няня” сериалында бергә уйнаган актерларның мөнәсәбәтләре зур тизлек белән үсеш алып, алардан пар ясады. Жигунов, озак еллар бергә яшәгән хатыныннан аерылып, Заворотнюк белән яши башлады.
Ләкин, үтә кызыл тиз уңа, дигәндәй, кинәт кабынган хисләр озакка бармады, бу чагу пар ике елдан соң аерылышты. Жигунов янә хатынына кайтты, ә Заворотнюк Петр Чернышев белән бәхетен тапты.

Ләкин күпләр, Сергей Жигуновның йөрәгендә Анастасиягә булган хисләре сүнмәгән, дип уйлый, чөнки бераз вакыттан ул актриса белән бергә еш ял итәргә яраткан бик яхшы дачаларын саткан. Анда яңарган хатирәләр ирнең күңелен яралый, дип фаразлыйлар күршеләре.

Шулай да актер хыянәтне кичерергә көч тапкан хатыны Вера Новиковага сабырлыгы һәм бәхетле тормыш бүләк иткәне өчен рәхмәтле. Ул моны барлык интервьюларда еш кабатлый.

Ә Анастасия Заворотнюк Чернышев белән чиксез бәхетле 11 елдан соң әле авыр чир белән көрәшә.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: