Әлмәт таңнары

Үзара салым - үзеңнеке

Ноябрь аенда республикада үзара салым буенча референдумнар узачак. Әлеге чарага әзерлек күптән башланды, авыл җирлекләре исә акчаларны кая юнәлдерүне хәл итү белән мәшгуль.

Гадәттә, авылларга чыккач, халык үзара салым акчасына юлларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, суүткәргечләрне яңартулары, зиратларга койма тотулары һәм башка күркәм үзгәрешләр турында зур канәгатьләнү хисе белән сөйли. Авыл тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүче бу акчалар читкә китми, шуның белән ул отышлы да. Һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлгәч, ул шактый гына сумма килеп чыга. Программа 2014 елдан гамәлдә. Әлеге чорда Әлмәт районы 150 млн сум акча җәлеп иткән.

Узган ел референдум районның 34 авыл җирлегендә узган. Аларда 69 % сайлаучы катнашкан (2017 елда 67, 59 %). Моңа кадәр барлык авылларда да акчаны һәр кешедән 200 сум күләмендә җыйган булсалар (Бишмунчада 250 сум, Сиренькинода 300 сум), соңгы референдумда 14 җирлектә аның күләмен арттыру турында карар кабул ителгән.

Үзара салымның файдага булуын аңлаган халык, әлбәттә, анда теләп катнаша. Яңа Нәдер һәм Югары Мактама авылларында акча җыю 90 % тан да артып киткән. Борискино, Бишмунча, Колшәрип, Новотроицк, Иске Суркин, Ямашида әлеге сан 50-90 % тәшкил итә. Урман Кәләе белән Кузайкинода хәлләр бик үк мактарлык түгел, аларда җыелган сумма 40 % тан аз гына югары.

Еш кына шунда яшәп тә, торган җире өчен бармакка бармак та сукмаучылар акча җыюга каршы. Әзергә бәзер яшәүчеләр дип әйтсәк, тупасрак яңгырар, әлбәттә, әмма нәкъ шундыйлар «безне кайгырту дәүләт эше, түләмибез», дип оран сала. Ә бит авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына күләмле эшләр башкарыла. Бердәм халык аның исемлеген елдан-ел арттыра. Миңлебайда, мисал өчен, әлеге акчаларга территория төзекләндерелгән, урамнарга яктырткычлар куелган, юлга асфальт та җәелгән. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов әйтүенчә, халык ел саен референдумда актив катнаша, 96 % кеше бернинди каршылыксыз акчаларын тапшыра. Әмма майлы ботканы бозучылар да бар – 4 гаилә һич кенә дә бу эшкә кушылырга теләми икән, алар битараф.

Миңлебайда беренче елларда балигъ булган һәм яшәү урыны биредә күрсәтелгән кеше башыннан 200 әр сум акча җыйсалар, аннары 400 сум җыярга дигән карарга киләләр. Хәзер алар Миңлебайда һәм Миңлебай станциясендә юлларга тулысынча асфальт түшәргә телиләр.

Югары Акташта яшәүчеләр дә шундый теләк белән яна, алар да юлга асфальт җәйдерү яклы. Узган ел халык акчаларны 100 % җыюга ирешкән. Әлеге суммага юлга вак таш салынган. Хәзер башлаган эшне ахырына җиткерәсе генә бар.

Уңай мисалларны күп китерергә була: Елховойда һәйкәл төзелгән, Яңа Кәшер тракторлы булган, Ямашта урамнарга яктырткычлар урнаштырылган һ.б.

Үзара салым акчасының үз файдаларына тотылуын аңлаучылар оттырмый. Яшәү шартларын яхшырту өчен елына бер тапкыр 200 сум (яки зуррак сумма) җыйганнан берәү дә бөлгенлеккә дә төшми, акчасыз да тилмерми. Каяндыр акча яуганын, кемнеңдер килеп ярдәм кулы сузганын көтеп утырганчы, үзара салым акчасын түләү яхшырак түгелме?

Фото:Ирина АПАЧАЕВА

Гөлназ МОСТАФИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: