Әлмәт таңнары

Үз-үзенә ут төрткән

Туган телен яклаучы активист парламент каршында үз-үзенә ут төрткән.

"Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин бүген иртән Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төрткән. Аның исән калу-калмавы әлегә билгесез", - дип яза "Матбугат.ру".
Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы янына үзе белән шигырьләр язылган плакат алып килгән. Анда шагыйрь Рәсүл Гамзатовның: "Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер", - дигән сүзләре дә булган. Разин яна башлагач, узып баручы машина йөртүчеләр аны сүндерергә тырышкан, әмма ялкын көчәйгән генә. "Ашыгыч ярдәм" машинасы 15 минуттан килгән.
Беренчел мәгълүматка караганда, Разин хәзер үтә авыр хәлдә. Кайбер каналлар активистның үлеме турында да хәбәр итә. Фаҗига эзеннән тикшерү эше башланган. Альберт Разин 1940 елгы. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Разин удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасын өчен көрәшүче.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: