Әлмәт таңнары

Юрий Стоянов диетасыз гына 22 килограмм югалткан

62 яшьлек актер Юрий Стоянов һәрвакыт зур гәүдәле ир-егет булып саналды. Ә соңгы бер ел эчендә ул, үзен кулга алып, артык авырлыктан котылган.

Үткән елда “100янов” телепроектында төшү Стояновка ябыгырга этәргеч булган.
Актер үзен диеталар белән интектермәгән, спорт күнегүләренә өстенлек биргән. Нәтиҗәдә, ул 22 килограмм югалткан.
“Мин - элекке спортчы, ябыгу авыр булмады. Бассейнга йөрдем, кардиотренажерларда шөгыльләндем”, – ди ул.
Кичә Юрий Стояновка 62 яшь тулды. Ул, дусты һәм хезмәттәше Илья Олейниковны да искә алып, аңа хөрмәт билгесе күрсәтте. Артистлар бергә популяр “Городок” тапшыруында төшә иде.
Алар бер көнне туган да. Кичә Илья Олейниковка 72 яшь тулган булыр иде.

Фото: eksmo.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: