Әлмәт таңнары

Юл-транспорт һәләкәте ясаган әлмәтле машинасын урлаулары турында хәбәр иткән

Әлмәттә яшәүче 41 яшьлек ир җинаять кылу турында ялган хәбәр биргән өчен хөкем ителгән. Шул рәвешле ир юл-транспорт һәлакәте өчен җаваплылыктан качарга ниятләгән булган.

Шәһәр прокуратурасы 41 яшьлек әлмәтлегә  карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Реклама

- Судта ачыкланганча, 2019 елның 11 апрелендә хөкем ителүче ЮХИДИ бүлеге инспекторына йорт янында торучы автомобиленең ачыкланмаган зат тарафыннан урланганын хәбәр итә. Ә чынлыкта ул 2019 елның 6 апрелендә әлеге автомобиль белән идарә итеп, юл читендә торучы башка 4 автомобиль белән бәрелешүе һәм җинаять урыныннан качып китккән була, – дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Гөлия Мөхәммәтҗанова.

Ул үз гаебен таныган. Суд аңа  15 000 сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: