Әлмәт таңнары

Җырчы Гөлназ Биктимерова нинди диета тота?

Ничек кенә кешеләр шулкадәр зифа буйлы була? Бил "өзелеп" торсын өчен нишләргә кирәк? Нинди диеталар тотарга?

Шул хакта Уфа "Нур" татар дәүләт театрының иң чагу һәм иң нечкә билле актрисаларының берсе, танылган җырчы Гөлназ Биктимеровадан сорашырга булдык.
Әле Гөлназның гәүдә авырлыгы 48 килограмм икән. Димәк, бик саклана, чама белеп кенә ашый. Үзе ни дияр?
- Беркайчан да, бернинди дә диета тотканым юк, - ди. - Тәмлүшкәләр бик яратам. Ач көе бөтенләй йоклый алмыйм. Төнге өчтә дә утырып ашаганым бар. Гәүдә төзелеше геннарга бәйледер. Әнием дә, әтием дә симез түгелләр. Бервакыт Карсылу булып чыгыш ясау өчен әнинең туй күлмәген кияргә уйлаган идем, миңа бәләкәй булды, сыймады. Иң "йомры" чагым Казанда укыганда булды. Студент тормышы килешкән, күрәсең. 52 килога җитеп симердем!
Ябыклыкның сере, бәлки, режимга бәйледер. Вакытында йоклаган, ашаган юк. Кайчан өлгерәсең, шунда тукланасың - артист тормышының бер үзенчәлеге инде бу. Хәер, зарланып әйтмим, яраткан эшем.

Бүген Гөлназны үлчәүгә бастырдык. Кызлар, ә сез диеталар тотканыгыз бармы? Файдасы тияме? Бүлешегез!

Фото: Гөлназ Биктимерова архивыннан

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: