Әлмәт таңнары

Йорт укытучыларны көтә

Әлмәт районы Габдрахман авылында ике катлы торак йорт төзелеше тәмамланды.

Яңа бинаның гомуми мәйданы 612 кв. метр тәшкил итә.Совет урамында урнашкан әлеге  дүрт фатирлы йорт авыл мәктәбе укытучылары өчен төзелә. Йорт үз эченә тулысынча җиһазландырылган ике һәм өч бүлмәле фатирларны ала. Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре торак йортны тикшерү эшен тәмамлады.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: