Әлмәт таңнары

Йокысызлыктан ничек котылырга?

Галимнәр йокысызлыкка китерүче ризыкларны ачыклаган.

Колумбия университеты галимнәре йокысызлыкны тудыручы ризыкларны ачыклаган. Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә.Тикшеренүләрнең авторлары үз туклану рационы белән бүлешкән 50 меңнән артык кеше мәгълүматын анализлаган. Галимнәр нәтиҗәләре буенча, шикәр, ак икмәк һәм дөге кебек продуктлар кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрә, бу —йокысызлыкның бер сәбәбе.
"Кандагы шикәр дәрәҗәсе тиз күтәрелгәндә, сезнең организм инсулин чыгарып реакция белдерә, һәм кандагы шикәр дәрәҗәсе кимү нәтиҗәсендә, йокыны бозучы адреналин һәм кортизол кебек гормоннар чыгаруга китерергә мөмкин”, — дип аңлата белгечләр.
Галимнәр рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә киңәш итә, чөнки алар йокыга яхшы йогынты ясый.
2017 елда Австралия диетологы Рик Хэй яхшы йокы өчен кирәкле продуктларны атаган иде. Беренче урынга эксперт яшел һәм ак чәйне чыгарган. Алардагы L-теанин нерв системасын тынычландырырга ярдәм итә. Икенче урында —ромашка чәе, ул хәвефләнү тойгысыннан коткарачак. Өченче урында — корица. Эш шунда ки, берничә сәгать саен кеше кандагы шикәр дәрәҗәсенең үзгәрүе аркасында уяна. Корица бу күрсәткечне тотрыклыландырырга, ә диабет белән авыручыларның аны хәтта киметергә ярдәм итәчәк.

 

 

Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: