Әлмәт таңнары

Җылы сүз дә яшәү көче бирә

3 декабрьне физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр көтеп ала. Ул аларга бер мәйданда очрашу, аралашу көне булып тора. Халыкара инвалидлар көне җитәкчелеккә гозер-теләкләрен җиткерү мөмкинлеге дә бирә. Быел да алар Яшьләр үзәгенә җыелып, спорт уеннарында көч сынашты, җыр-биюгә булган сәләтләрен күрсәтте, кул эшләнмәләре дә ясады.

Үзәктә иртәнге 8 дә үк җанлылык сизелде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен биредә күңел ачу чаралары, спорт уеннары гөрләде. «Мондый бәйрәмнәрдә тулы тормыш алып барабыз, очрашулар кәефне күтәрә, көч бирә», - ди Татарстан инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт районы оешмасы рәисе Ләйлә Гайфуллина. Әлбәттә, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның тормышлары бал да май түгел. Алар очсыз-кырыйсыз сынауларга дучар ителгән. Шуңа да карамастан, зарланып, төшенкелеккә бирелеп, үз эчләренә бикләнеп утырмый алар. Кайберләре үз мөмкинлекләренә карап эшкә урнаша, җәмгыятькә файда китерергә ашыга. Араларында оста рәсем төшерүчеләр, җырчылар, биючеләр дә бар. Икенчеләр спорт юлын сайлап, республика, Россия, хәтта халыкара ярышларда чыгыш ясый, призлы урыннар яулый. Биатлон буенча дөнья кубогы ярышларында җиңүләр яулаган Рамил Илалетдинов, кул көрәше буенча дөнья чемпионатында призлы урыннарга ирешкән Рафаэль Хәйретдиновлар шуңа дәлил. Ә менә Азат Габделҗанов андый зур ярышларга ук барып җитмәсә дә, шашка уены остасы. Аның белән ул балачактан ук мавыга. Быел шәһәр күләмендә уздырылган ярышларда чемпион да булган.

- Сезнең бүгенге бәйрәмгә килүегез үк җиңү. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен өйдән чыгу да зур батырлык. Кыенсынмыйча сәләтләрегезне күрсәтүегез мактауга лаек, - дип мөрәҗәгать итте аларга район башлыгы Тимур Нагуманов.

Әлеге очрашу инвалидларның мәнфәгатьләре сагында торучыларга рәхмәт белдерү өчен дә мөмкинлек. Инвалидларның район оешмасы, чукраклар һәм сукырлар җәмгыяте, әфганчы-сугышчылар һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар берлеге, чернобыльчеләр оешмасы - мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хокукларын яклауда зур ярдәмчеләр. Хәйрия фондлары, иганәчеләр дә аларны ялгызларын гына калдырмый. Предприятиеләр, дин әһелләре, диаспоралар, эшмәкәрләр бу көнне дә сәхнә түреннән котлауларга өстәп, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бүләкләр өләште.

Гөлназ МОСТАФИНА

Ирина Чуйкова фотосы

 

Районда бүген 12 меңнән артык инвалид яши, шул исәптән 703 е инвалид бала, 1091 е балачактан инвалид.

Әлмәттә ике укыту-производство предприятиесе эшли: инвалидларның Бөтенроссия җәмгыяте (ВОИ) һәм начар күрүчеләрнең Бөтенроссия җәмгыяте (РПП «Юго-Восток» ҖЧҖ).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: