Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Йөкле хатын-кызга бәйләм бәйләргә ярамый, дию дөресме?

"Чаманы белеп шөгыльләнү - файдага гына", - ди табиблар.

Йөкле хатын-кызга бәйләргә, тегәргә ярамый, диләр. Һәр көнне санап, нарасыеңның дөньяга тууын көткәндә, әлбәттә, күңелле мәшәкатьләр белән шөгыльләнәсе һәм аңа иң матур, җылы, уңайлы киемнәр булдырасы килә.
Йөкле чакта бәйләргә ярамый, дигән ышаныч тамырлары белән берничә гасыр элек булган дөньяга илтә. Ул вакытта медицина булмаган, һәр икенче йөклелелек сабыйның яисә ананың вафаты белән тәмамланган. Җеп баланың кендегенә охшаш булганлыктан, бәйләм белән шөгыльләнү - баланың кендегенең уралуына китерә дип санаганнар. Ә тегү - баланың бу дөньяга килү юлларын яба, дип уйлаганнар.

Медицина алга киткән заманда бу юрауларга ышану дөрес тә түгел кебек. Шулай да табиблар берничә кисәтү ясый.

Беренчедән, бәйләү, тегү - бер урында озак итеп утыруны таләп итә. Ә бу кан әйләнешен боза.
Икенчедән, умыртка сөягенә көч килә.
Өченчедән, күз күрүе начарланырга мөмкин. Йөкле чакта болай да күзләргә көч килә.

Кул эшләренең булачак әнигә уңай яклары да бар.
1. Кул эшләре булачак әнине тынычландыра.
2. Хатын-кыз бала тууына психологик яктан әзерләнә.
3. Иҗат хәтерне һәм игътибарны үстерә.
4. Яраткан шөгыль баш авыртуы, токсикоз кебек күңелсез хәлләрдән арынырга ярдәм итә.
Иң мөһиме - бу шөгыль һавада йөрү, ял итү белән чиратлашырга тиеш.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса