Әлмәт таңнары

Җәйге ялларда балаларны кая озатачаклар?

Быел Әлмәт районының җәйге лагерьларында 9 меңгә якын бала ял итәчәк.

Район территориясендә  38 мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары, “Зәңгәр күл” шифаханәсе, шәһәр читендәге "Юность”, “Солнечный” һәм “Березка" сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк. 

Җәйге сменалар ачылыр алдыннан учреждениеләрнең санитар-гигиена һәм янгын куркынычсызлыгы  таләпләренә туры килүе тикшереләчәк.

3 июньнән башлап районның 38 белем бирү учреждениесендә көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Биредә 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрле 3000 бала ял итәчәк. Ә 37 мәктәп базасында яшүсмерләр өчен хезмәт лагерьлары ачылачак. Шәһәр яны лагерьлары 900 ял итүче кабул итәчәк.

Фото: "Әлмәт таңнары"/архив

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: