Әлмәт таңнары

Яшүсмерләргә хәмер сатучының эзенә төшәләр

Әлмәт шәһәр суды 29 яшьлек хатын-кыз сатучыга карата хөкем карары чыгарды

Суд аны балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуда гаепле дип таныды. Ачыкланганча, агымдагы елның апрель аенда  ул балигъ булмаган кыз балага  сыра сатып җибәргән була.  Ул элек тә бу гамәле өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган булган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән 3 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнде.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: