Әлмәт таңнары

Ярты елда Әлмәт районында 172 янгын чыккан

2019 елның беренче яртыеллыгына Әлмәт районында 172 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Шуларның 93 е шәһәрдә булган. Янгында 6 кеше зыян күргән һәм 2 кеше үлгән.

Узган елның шул ук вакыт аралыгында 188 янгын теркәлгән булган, шуларның 124 е шәһәрдә килеп чыккан. Аларда 9 кеше зыян күргән һәм берсе һәлак булган. Мондый статистиканы күзәтчелек идарәсе һәм ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе китерә.

Реклама

2019 елда Әлмәт районы территориясендә булган янгыннар буенча үткәрелгән анализдан күренгәнчә, янгын күп очракта хуҗалык корылмаларында (35 очрак), шәхси торак йортларда (13 очрак), күпфатирлы торак йортларда (17 очрак), бакчачылык ширкәтләрендә (12 очрак), оешма һәм предприятиеләрдә (5 очрак) була.

Күпчелек янгыннар ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын монтажлау, техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: