Әлмәт таңнары

Яромир һәм Теона. Әлмәтлеләр нинди исемнәр куша?

Әлмәт ЗАГС идарәсе тарафыннан бер атна эчендә 59 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән. Шулардан 32 малай һәм 27 кыз бала.

Иң зур сабыйның авырлыгы 4900 гр. булса, иң кечкенәсенең авырлыгы – 2760 гр.

Иң популяр исемнәр рәтенә бу атнада Алинә һәм Дмитрий керсә, иң сирәк бирелгән исемнәргә Амиля, Айиша, Зария, Есения, Теона, һәм Яромир кертеп карарга була.

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: