Әлмәт таңнары

Ярминкәдә сөтне пластик шешәләрдә сату тыелачак

"Сөт маен алмаштыра торган матдәләр кушылган азык-төлек ярминкәләрдә сатылмаячак", - ди Ветеринария буенча идарә җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә пластик савытка салынган сөт сату тыела. Бу турыда “Татар-информ”да ярминкәләргә багышланган матбугат очрашуындаТР Министрлар Кабинетының Ветеринария буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев әйтте.

“Ярминкәдә сатыла торган сөтне кулланылган пластик шешәләргә салып тәкъдим итү тыела. Сөтнең майлылыгы 3,4 проценттан, сөттәге аксым микъдары 2,8 проценттан ким булмаска тиеш”, - дип аңлатты Айрат Гәрәев.

Сөт махсус автотранспортта китерелә. Аны сату өчен краны булган савыт кулланылачак.

Ярминкәдә сатыла торган сөт һәм сөт ризыклары махсус тестлар ярдәмендә тикшерелә. Сөт маен алмаштыра торган матдәләр кушылган азык-төлек ярминкәләрдә сатылмаячак, дип ышандыра белгеч.

Сату урыннарында “сөтне кайнатып куллану киңәш ителә” дип язылган аншлаглар куелачак. Сатучыларның медицина кенәгәсе, күкрәгендә исеме язылган бейджик булырга тиеш, дип өстәде Айрат Гәрәев.  

“Ярминкәгә китерелгән сөт ризыкларының яхшы хуҗалыкларда җитештерелгән булуын күзәтәбез. Йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз булмаган сыерлардан алынган сөт кенә тәкъдим ителәчәк”, - диде ул.

Фото: архив, Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193365/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: