Әлмәт таңнары

Ялларда Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Якшәмбе һава 9-14 градуска кадәр җылытачак.

Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 20 апрельдә көндез республика территориясендә урыны белән алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр явуы көтелә. Шулай ук төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил. Һава 7-12 градуска кадәр җылытачак.

Якшәмбе, 21 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатыштан - салмак җил. Төнлә һава температурасы −2.. +3 градус булачак, ә көндез 9 - 14 градуска кадәр җылытачак.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: