Әлмәт таңнары

Ялган купюраларның яңа төре барлыкка килгән

Россия хокук саклау органнары ялган купюраларның яңа төрен ачыклаган

Җинаятьчеләр ялган банкнотларга махсус тасмалар ябыштыра, шуннан соң банкоматлар аларны чын итеп кабул итә. Мошенниклар шул рәвешле башта  үз исәп-хисап счетларына акча сала. Шуннан соң әлеге сумманы башка банкоматта чып-чын купюралар белән алалар.

Мошенниклыкның бу төрен банкоматта акча бетеп, аны яңадан исәпләү башланганда гына ачыкларга була.

Реклама

Генпрокуратура мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да банк өлкәсендәге җинаятьләрдән күргән зыян 154 млрд. сум тәшкил иткән. Бу исә 2018 ел күрсәткечләреннән артып китә.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Россиядә бер ел эчендә ялган акчалар саны 15 процентка кимегән.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: