Әлмәт таңнары

Ял итәм дип, корбан булмагыз!

Түбән Камада туристлык агентлыгының 36 яшьлек директоры хөкем ителде.

ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, әлеге ханымны 1,7 млн сум үзләштерүдә гаеплиләр.

2017 елның декабреннән алып 2018 елның сентябренә кадәр хөкем ителүче чит илдә ял итәргә ниятләгән Түбән Кама һәм Казан халкына 24 юллама сата. Әмма ханым күчерелергә тиешле  акчаны үзенең кесәсенә салып барган.  Ул үз гаебен өлешчә генә таныган.

Нәтиҗәдә, суд аны 4 елга гомуми режимлы колониягә хөкем итә.

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: