Әлмәт таңнары

Якташыбыз Европа чемпионатында өченче урынны алды!

14-22 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул көрәше буенча Европа чемпионаты узды.

14-22 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул көрәше буенча Европа чемпионаты (беренчелеге) булып үтте. Анда Теләче егете Ришат Зәйнетдинов өченче урын яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Юниорлар арасында 30 илдән 1000 гә якын спортчы катнашты. 

“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы составында Тиләҗе авылыннан кул көрәше буенча спорт остасы Ришат Зәйнетдинов та катнашты. Ул сул кулы да, уң кулы белән дә 3 урын яулады.

Россиянең җыелма командасы бу ярышларда беренче урын яулады.

https://tatar-inform.tatar

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: