Әлмәт таңнары

Ябыгасы килсә... пилмән ашагыз!

Диетологлар бик кызыклы диета тәкъдим итә.

Белгечләр фикеренчә, пилмән бер дә симертә торган ризык түгел икән. Атна буе пилмән диетасында утырып, ябыгып та була икән! Иң мөһиме – тышлыкка май кушмагыз, порцияләрне бәләкәй ясагыз һәм пилмәннең төрле вариантларын кулланыгыз: манты, хинкали, вареники, равиоли һәм башкалар. Эчлекне дә төрләндерегез, гел ит белән генә ясамагыз. Мәсәлән, балык, яшелчә, эремчек.
Диетологлар ябыгыр өчен ач торырга кирәкми, дип ассызыклый. Ашказаны даими ризык эшкәртергә тиеш. Югыйсә, организм үз-үзен ашый башлый һәм иртә картая.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: