Әлмәт таңнары

Яңа елда татарстанлылар120 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 нче елга производство календаре төзегән. Шулай итеп, республикада яшәүчеләрне 120 ял көне һәм 246 эш көне көтә.

2020 елда иң озын ял көннәре ул - кышкы каникулларны - Яңа елны без 1-8 гыйнвар көннәрендә билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук традиция буенча татарстанлылар 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә, 8 март – Халыкара хатын – кызлар көнендә, 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, 9 Май – Җиңү көнендә, 12 июнь – Россия көнендә, 30 август – Татарстан Республикасы көне, 4 ноябрь – Халык бердәмлеге көнендә һәм 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә ял итәчәк.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2020 нче елда Ураза һәм Корбан гаете 24 нче май һәм 31 нче июльдә билгеләп үтеләчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: