Әлмәт таңнары

Яңа ел каникуллары вакытлыча тоту изоляторында...

Әлмәтле Яңа ел каникулларын вакытлыча тоту изоляторында үткәрде.

Моның сәбәбе – алимент түләүләре буенча булган 570 мең сум күләмендәгы  бурычы. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Суд карары нигезендә, 33 яшьлек әлмәтле ай саен балигъ булмаган улына  кеременең 1/4 өлеше күләмендә алиментлар түләргә тиеш булган. Ләкин ир әлеге таләпләрне үтәмәгән. Шулай ук яшерен керемнәре дә  булган. Шулай итеп, аның  алиментлар буенча бурычы 570 мең сумнан артып киткән.

Алимент түләүләреннән качып йөргән өчен суд приставы тарафыннан бурычлыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Эшне карау нәтиҗәләре буенча, суд әлмәтлене гаепле дип таныды һәм 10 тәүлек административ арест рәвешендә җәза билгеләде. Шулай итеп, бурычлы Яңа ел каникулларын вакытлыча тоту изоляторында үткәргән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: