Әлмәт таңнары

“Водяная” фильмының үзенчәлеге нидә?

Каюм Насыйри әсәрләре буенча куелган “Водяная” фильмын Россия кинотеатрларында 14 мартта күрсәтә башладылар.

Фильм татар әкиятләренә нигезләнеп, бүгенге көн турында төшерелгән. Төшерү урыны – Татарстанның Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы. Фильмны өчтән бер өлеше - татар телендә. Ул тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

Каюм Насыйри әсәрләре буенча куелган “Водяная” фильмы дүрт көн эчендә Россия һәм халыкара прокатта 1 миллон сум акча җыйган. Бу хакта фильмның режиссеры Алексей Барыкин кинокомпаниясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

“Водяная” фильмы прокатка 14 мартта чыкты. Оештыручылар белдерүенчә, бу - беренче Татарстан фильмының Россиядәге прокаты. Фильмның яшь чикләре 12+ дип билгеләнгән.

 

Фото:http://tatar-inform.tatar

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: