Әлмәт таңнары

Водолазлар Казанда Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан

Һәлак булган ир-атны алты метр тирәнлектән алып, полицейскийларга тапшырганнар.

 Водолазлар бүген иртән Казанда Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген суга баткан ир-ат мәете 11.40 сәгатьтә ярдан ике йөз метр ераклыкта алты метр тирәнлектә табыла. Мәетне өслеккә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото:ГУ МЧС России по РТ

«Татар-информ» 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: