Әлмәт таңнары

Водитель боларны белергә тиеш!

Иң кирәкле ысулар.

* Кабызу ачкычының күчермәсен ясатыгыз. Аны бамперның эчке ягына, яки “брызговик” астына ышанычлы итеп беркетегез. Ачкыч эчтә калып, ишек бикләнгәндә, ул кирәк булачак.
* Машина фарасыннан еракка төшә торган яктылык каршы килүче машиналарга гына түгел, сезнең алдан баручыларга да комачаулый.
* Машина түбәсенә беркетелгән әйберләр (багажник, өстәмә фаралар, башка җайланмалар) ягулык чыгымын арттыра. Тизлек югарырак булган саен, ягулык чыгымы да  арта.
* Машинада киемнәр калдырмагыз. Сумка яки пакетка кызыгып, сезнең машинаны ватып ачарга мөмкиннәр.
* Машинаны куйганда, аны хәтта явыз  ният белән дә бәрдерә алмаслык итеп куярга тырышыгыз.
* Тигез юлдагы эзләргә игътибар итегез. “Кара сызыклар” сездән алда киткән машинаның ашыгыч туктау эзе булырга мөмкин. Димәк, алда чокыр яки көтелмәгән каршылык булуы  ихтимал.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: