Әлмәт таңнары

Владимир Путин ана капиталы күләмен арттырырга кушты. КҮПМЕГӘ?

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтыла. Бу ярдәмгә беренче балалары туган гаиләләр дә исәп тота алачак.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында хәбәр итте.

"Ана капиталы буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиешле яңа, өстәмә карарлар тәкъдим итәргә теләр идем. Инде беренче бала туганда ук гаилә ана капиталының  бүгенге күләмендә алуга хокуклы булачак", - диде Владимир Путин.

Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчаларны гаилә икенче бала туган өчен ала алачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк һәм  киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк. Әлеге программа 2026 елга кадәр озайтылачак.

Россиядә ана капиталы 2007 елда барлыкка килде. Аны 2 һәм аннан соңгы балалары туган яки баланы уллыкка алган гаиләләр ала алды. Ул чакта 250 мең сум күләмендә акча игълан ителгән иде. Бу ел башыннан ул  466,6 мең сумны  тәшкил итә. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин программа срокларын 2021 ел ахырына кадәр озайтты.

2019 елда Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 15 меңнән артык дәүләт сертификаты бирде. Татарстанлылар бу акчаларны ешрак торак шартларын яхшыртуга тота. Программа гамәлдә булган вакыт дәвамындав  85 млрд. сум тирәсе ана капиталы акчасы түләнгән.

Фото:https://www.tatar-inform.ru

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: